

“Мин - бөтен нәрсәдә дисциплиналы кеше. Бигрәк тә сәламәтлеккә килгәндә. Өстәвенә, мин һәрвакыт профессионалларга ышанам, бу очракта табибларга. Әгәр белгеч вакциналану мөһим һәм ул авыру белән көрәштә ярдәм итәчәк, дип әйтә икән - димәк, ул шулай булып чыга да.
Коронавирус инфекциясеннән мин беренче тапкыр гына вакциналанмыйм, бүген инде ревакциналану үтәм. Безнең авырырга вакыт юк! Барыгызга да сәламәтлек!” — дип язган ул.