+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 Сентября 2022, 11:51

Авыручылар саны янә артты

Узган тәүлектә Башкортстанда коронавирус белән янә 503 кеше авырый башлады, өчесе үлгән, дип хәбәр иттеләр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Авыручылар саны янә арттыАвыручылар саны янә артты
Авыручылар саны янә артты

Барлыгы пандемия башыннан төбәктә 303,8 меңнән артык COVID-19 очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 5,8 меңгә якын кеше вафат булды, аларның күпчелеге - өлкән яшьтәге кешеләр.

Соңгы тәүлек эчендә генә дә Башкортстанда 31 кеше дәваханәгә озатылды. Өйдә 2,9 меңнән артык авыручы дәвалана. Дәваханәләрдә 227 кеше бар, шуларның 160ы - 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

Соңгы тәүлектә 453 кеше әлеге авырудан савыкты.

Тулаем алганда Русия буенча бер тәүлек эчендә 52,8 мең СОVID-19 очрагы ачыкланган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас