

Әле республика дәваханәләрендә 228 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 157 пациент 60 яшьне үткән.
8 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
2 814 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 890 пациент 60 яшьтән өлкән
Бер тәүлектә 697 кеше ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 296 092.
Соңгы тәүлектә COVID-19 өч якташыбызның гомерен өзгән.
Пандемия башыннан алып республикада бу инфекция корбаннары саны 5 797гә җитте. Аларның 4 902се 60 яшьне узган булган.