

Туган ягына кайткан медикларны яңа бригада алыштырды, ул ЛХР халкына, аерым алганда, Красный Луч шәһәрендә кирәкле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.
Дүртенче бригада составында төрле белгечлектәге 12 табиб эшләде, аларны эндокринолог Леонора Хөсәенова җитәкләде. Бер ай эчендә табиблар 757 өлкән кешене һәм 898 баланы кабул иткән.
Башкортстан табиблары арасында ЛХРда бер айдан артык булганнары да бар. Мәсәлән, офтальмолог Зарема Әлимгулова Красный Лучта дүрт ай эшләгән.
“Без үзебезнең табиблар һәм шәфкать туташлары белән горурланабыз, катлаулы шартларда кешеләргә ярдәм итү карарын үзләре кабул итүчеләр белән бигрәк тә", — дип язганнар Республика белән идарә итү үзәгендә.