+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 Сентября 2022, 15:55

Грипп белән ковид көндәшлек итә. Аларны ничек җиңәргә?

СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең баш табибы Рафаэль Яппаров "Спутник FM" радиостанциясенә биргән интервьюсында, көз җитү һәм салкын һава торышы башлану белән грипп белән авыру темасы да актуальгә әйләнүе турында сөйләде.

Грипп белән ковид көндәшлек итә. Аларны ничек җиңәргә?Грипп белән ковид көндәшлек итә. Аларны ничек җиңәргә?
Грипп белән ковид көндәшлек итә. Аларны ничек җиңәргә?

Эксперт билгеләп үткәнчә, балалар янә балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә китте, кешеләр яллардан кайтты, якын арада күпләп ОРВИ белән авыручылар булачагы фаразлана, ә алга таба, декабрь ахырына — гыйнвар башына без шактый күп инфекция йоктыручыларны, барыннан да элек, грипп белән авыручыларны күрәчәкбез.
— Заман үзгәрде. Хәзер без вируслы инфекцияләр, прививка ясау турында еш сөйләшәбез. Быел грипп белән авыручылар саны артачак дип уйлыйм, — ди белгеч. — Хәзер үк Башкортстанда һәм гомумән Русиядә авырулар саны арта башлады. Экспертларның фаразлары төрле: берәүләр коронавирус инфекциясе киләсе 2-3 атна эчендә кимиячәк, ди. Башкалар коронавирус очракларын “Омикрон” төрләренең калган дулкыннары дип саный. Грипп дулкыны Ерак Көнчыгыш ягыннан килә инде.
Башкортстан грипптан планлаштырылган вакциналарның яртысын – «Совигрипп» һәм «Ультрикс Квадри» вакциналарын алган инде. Соңгысы балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен. Беренче чиратта вакциналау мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә йөрүче балалар, мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен башланган.
— Әлбәттә, без 60 яшьтән өлкәнрәк һәм иң беренче чиратта хроник, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин системасы авырулары, метаболик бозулар, бронхлар системасы тайпылышлары булганнарга басым ясыйбыз. Медицина хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре, транспорт, торак-коммуналь өлкәдә эшләүчеләр турында да онытырга тиеш түгелбез. Бу кешеләргә беренче чиратта прививка ясалырга тиеш. Ләкин вакцина белән бөтен республика тәэмин ителәчәк, һәм без быел якынча 2 400 000 доза белән бөтен халыкның 60 процентына прививка ясарга мөмкинлек булыр дип уйлыйбыз. Вакциналану һәркем өчен һәр поликлиникада мөмкин, — диде Рафаэль Яппаров.
Хәзерге вакциналау кампаниясенең үзенчәлеге бар — бер үк көнне грипп һәм коронавируска каршы прививка ясау. Мондый кушылу өчен каршылыклар юкмы?
— Узган ел табиблар ике вакцинаны бүләргә киңәш итте, тик соңрак күрсәткән тикшеренүләр бер үк вакытта грипп һәм ковидка прививка ясау мөмкин икәнен дәлилләде. Бу ике вакцина үзара көндәш түгел, алар төрле эш механизмнары. Алар төрле вирусларга тәэсир итәләр, —ди белгеч.
Рафаэль Яппаров әйтүенчә, хәзер авырган гражданнарга гриппны коронавирус инфекциясеннән аеру шактый кыен, чөнки короновирусның штамм составы үзгәрә. Билгеләр югала, ләкин гриппның ачык критерийлары бар.
—Беренчедән, бу, әлбәттә, бик кыска инкубация чоры – төшке аш вакытында кеше үзен бик яхшы хис итәргә, ә кичен 39 градус температура, баш авыртуы һәм тән сызлавы белән егылырга мөмкин. Бу очракта без грипп белән эш итәбез. Короновирус инфекциясе белән хәл бераз башка. Әгәр элек без еш кына йөткерү, ис сизүне югалту, 37-38 градус температура күзәтелгән һәм 14 көнгә кадәр инкубация чорын булган «Дельта» турында сөйләсәк, хәзер исне югалту булмаска мөмкин, инкубация чоры кими, томау мөмкин. «Дельта» өчен аскы сулыш юлларының бик тиз зарарлануы һәм пневмония хас иде. Коронавирус хәзер бронхлар и дәрәҗәсендә туктый ала. Без нәрсә турында истә тотарга тиеш? Кызганычка каршы, хәзерге вакытта коронавирус инфекциясеннән үлем очраклары саклана. Әле коронавирус күбрәк амбулатор шартларда узса да, үлем хәвефе 0,3 проценттан 0,8 процентка кадәр саклана. Бу гриппка караганда күбрәк. Шуңа күрә коронавирус инфекциясеннән дә, грипптан да прививка ясатырга кирәк. Грипп һаман да куркыныч, ул юкка чыкмый, ковид аны җиңмәгән, гәрчә алар арасында билгеле бер конкуренция булса да. Коронавирус бераз бирешсен генә, без грипп картинасын кабат күрербез.

 

Фото: put-okt.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас