

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, төбәктә яшәүче 15 яшьтән өлкәнрәк халыкның 5 проценты гына сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Аларның начар гадәтләре юк, баланслы тукланалар, шулай ук даими рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр.
Сораштырылучыларның 55 проценты сәламәт яшәргә омтыла — алар тәмәке тартудан баш тарткан.
Ә былтыр үзләренең сәламәтлек торышын Башкортстанда яшәүчеләрнең нибары 48 проценты гына “яхшы” һәм “бик яхшы” дип бәяләгән.
Ә сез ничек яшисез, дуслар?