+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 сентябрь 2022, 09:25

Янә ике якташыбыз ковид корбаны булды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 306 081гә җитте. Тәүлек эчендә янә 581 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Янә ике якташыбыз ковид корбаны булды...Янә ике якташыбыз ковид корбаны булды...
Янә ике якташыбыз ковид корбаны булды...

Әле республика дәваханәләрендә 236 якташыбыз ковид белән көрәшә. Аларның 165е 60 яшьне үткән. 9 пациент авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

3 322 кеше амбулатор дәвалана, аларның 997се 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 157 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 296 724.

Тәүлек эчендә COVID-19 янә ике якташыбызның гомерен өзгән. Республикада ковид корбаннары саны 5 801гә җиткән. Аларның 4 902се 60 яшьне узган булган.

Фото: moskva.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас