+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 сентябрь 2022, 07:00

Коронавирус йоктыручылар көннән-көн арта...

Соңгы ике айда Башкортстанда Covid-19 йоктыручылар саны якынча 10 тапкырга артты. Авыручылар санының күбәюе җәй уртасында ук күзәтелә башлады. Июль уртасында көндәлек үсеш 49-50 очрак булса, июль ахырына бу күрсәткеч 60ка җитте.  

Коронавирус йоктыручылар көннән-көн арта...Коронавирус йоктыручылар көннән-көн арта...
Коронавирус йоктыручылар көннән-көн арта...

Августта коронавирус көчәйде. Көндәлек үсеш якынча 20 очракка арта башлады. Әйтик, 10 августта тәүлек эчендә – 124, 11 августта – 142, 12 августта – 166, 13 августта 189 кеше зарарланган. Ай уртасында авыручылар саны 200дән артып китте.
Инфекция йоктыручыларның кискен артып китүе 26 августта күзәтелде. Бу көнне 342 кешедә ковид теркәлде, ә 25 августта зарарланган кешеләр саны 293 кенә иде. Инде 29 августта тәүлегенә 417 кешенең зарарлануы расланды. Сентябрьдә статистика артуын дәвам итә.
“Роспотребнадзор” инфекция учакларын булдырмау чараларын көчәйтте. Уку йортларында санитар кагыйдәләрнең үтәлешен, ә предприятиеләрдә күмәк иммунитет булдыруны контрольдә тоталар.
Шулай ук “Роспотребнадзор”да ассызыклауларынча, барлык оешма хезмәткәрләре вакциналанырга тиеш. Соңгы уколдан соң алты ай үткән булса, ревакциналанырга кирәк. Ә битлек режимына килгәндә, әлегә ул кертелми, ләкин саклану чараларын үтәү, битлекләр кию буенча киңәшләр кала.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас