+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 сентябрь 2022, 11:10

Янә өч якташыбыз ковид корбаны булды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 306 719га җитте. Тәүлек эчендә янә 638 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Янә өч якташыбыз ковид корбаны булды...Янә өч якташыбыз ковид корбаны булды...
Янә өч якташыбыз ковид корбаны булды...

Әле республика дәваханәләрендә 257 кеше ковид белән көрәшә. Алар арасында 163 пациент 60 яшьне үткән.
8 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
3 599 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 998 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 335 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 297 059.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә өч якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 804кә җитте. Аларның 4 904е 60 яшьне узган булган.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас