+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 сентябрь 2022, 10:30

8 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта, икесе вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 307 410га җитте. Тәүлек эчендә янә 691 якташыбызда ковид ачыкланды.  

8 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта, икесе вафат...8 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта, икесе вафат...
8 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта, икесе вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 281 кеше инфекция белән көрәшә, аларның 169ы 60 яшьне үткән. 8 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

3 797 пациент амбулатор дәвалана, аларның 1131е 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 467 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 297 526.

Тәүлек эчендә COVID-19 янә ике якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 806га җитте. Аларның 4 905е 60 яшьне узган булган.

Фото: m.forumpln.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас