+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 Сентября 2022, 13:05

Башкортстанда наркология буенча бирелгән лицензияләр артты

Быел наркология эшчәнлеген башкаруга лицензиясе булган медицина оешмалары саны 6,6 процентка күбәйде.  

Башкортстанда наркология буенча бирелгән лицензияләр арттыБашкортстанда наркология буенча бирелгән лицензияләр артты
Башкортстанда наркология буенча бирелгән лицензияләр артты

Элек теркәлгән медицина оешмаларына наркология профиле буенча лицензияле 16 оешма өстәлде.

Республика лицензияләренең бердәм реестрында наркология эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булган 241 медицина оешмасы теркәлгән, шуларның 78е — дәүләт, 7се — федераль, 156сы — шәхси милек формасында.

- Наркология - наркотик матдәләргә һәм алкогольгә физик һәм психик бәйлелеккә китергән авыруларны тикшерү һәм дәвалауны үз эченә алган медицина юнәлеше, — ди Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Евгений Трофимов.

Ул наркологиянең узган гасырның 30нчы елларында гына хроник алкоголизм проблемасына карата кызыксыну арту нигезендә аерым дисциплина булып тармакланган чагыштырмача яшь фән булуын аңлатты.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=57301

Фото: vperemen.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас