

Истәлекле датаны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 15 сентябрьдә билгеләп үтте.
Төбәк җитәкчесе идарә белгечләренә югары һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Сез озак еллар безнең сәламәтлек сагында торасыз. “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре республиканың санитар-эпидемиологик иминлегенә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чорында зур өлеш кертте, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Хезмәт коллективына компетентлык, җаваплылык һәм һөнәргә тугрылык өчен рәхмәт белдерәм. Эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим!
“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак ведомство белгечләре исеменнән республика җитәкчелегенә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
- Башкортстан Хөкүмәте, министрлыклары һәм муниципалитетлары ярдәме белән безнең җайга салынган эшебез төбәктә тотрыклы эпидемиологик хәлне саклауга ярдәм итә, – диде Анна Казак.