

Әле республика дәваханәләрендә 301 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 201 пациент 60 яшьне үткән.
10 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
3 983 кеше амбулатор дәвалана, аларның 1211е 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 792 кеше ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 299 647.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә өч якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 812гә җитте. Аларның 4 906сы 60 яшьне узган булган.
Фото: tolqyn.kz