+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 сентябрь 2022, 15:35

Төнгелеккә бер стакан эчеп ятыгыз!

Матур, яхшы кәефле һәм сәламәт буласыгыз килсә. Ә нәрсә эчәргәме? Хәзер беләбез!

Төнгелеккә бер стакан эчеп ятыгыз!
Төнгелеккә бер стакан эчеп ятыгыз!

Белгечләр яхшы йоклата һәм иртән матур күренергә ярдәм итүче файдалы эчемлекне ачыклаган. Аны һәркем үзенә рөхсәт итә ала.
Бу эчемлекне төнгелеккә бер стакан эчкәннәр тиз йокыга талыр һәм тыныч йоклар, ә иртән матурланып киткәннәрен аңлар, дип ышандыра белгечләр.
Ул – ромашка чәе. Бу үсемлек нерв системасын тынычландыра, кандагы шикәрне нормага сала, димәк, ябыгырга да булыша.
Ромашка чәен аеруча язлы-көзле эчәргә киңәш итәләр. Әлеге эчемлек салкын тию авыруларын кисәтү һәм иммунитетны ныгыту өчен яхшы чара да. Өстәвенә ул авыртуларны баса һәм ялкынсынуларны бетерә.
Көн саен кичтән бал белән бер стакан ромашка чәе эчсәгез, йөзегездән арыганлык эзләре дә бетәр.

Фото: gastrotract.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: