+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 сентябрь 2022, 14:32

Йөзен яңадан тергезделәр

Искиткеч катлаулы операция уңышлы үтте.

Йөзен яңадан тергезделәрЙөзен яңадан тергезделәр
Йөзен яңадан тергезделәр

Уфаның 21нче дәваханәсенә яңак һәм күз орбитасы сөякләре сынган хатын мөрәҗәгать иткән.

Моңа кадәр хатын-кыз район дәваханәсенең реанимация бүлегендә биш көн чамасы булган, анда алга таба транспортлау өчен аның хәлен тотрыклыландырганнар.

21нче дәваханә хирурглары баш сөягенең өлешләрен яңадан җыйдылар. Алар кечкенә сөяк кыйпылчыкларын алып һәм калганнарын титан тәлинкәләр белән бәйләделәр. Шулай ук яңак сөяге комплексы репозициясе шундый ук титан тәлинкәләр белән җитештерелде.
Пациенткага медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб Рөстәм Гаришин, ассистент Илдар Туктаров, Инзилә Әхкамова һәм анестезиолог Евгения Апенкина операция ясадылар.

Бу катлаулы операциянең зур казанышы - медикларның күзне һәм күрү сәләтен саклап кала алуы.

Табиблар әйтүенчә, хәзерге вакытта пациентның хәле канәгатьләнерлек. Операциядән соңгы шешләр кими, тегелгән урыннарны бетерү планлаштырыла. Моның өчен вакыт кирәк булачак. Хәзер 21нче дәваханәдә аңа тиешле тәрбия бирелә. Хатынның тулы тормышка кайту мөмкинлеге зур.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас