+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 сентябрь 2022, 14:15

Уколдан соң янә бер укол. Нигә кирәк ул?

Ревакциналану — ул яңадан прививка ясату. Тагын бер тапкыр вакцинаны организмга кертү инфекциядән саклаучы иммунитет дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәк.

Уколдан соң янә бер укол. Нигә кирәк ул?
Уколдан соң янә бер укол. Нигә кирәк ул?

Коронавирустан ревакциналану Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә башкарыла. Безнең илдә каршылыклары булмаган, 18 яшьтән өлкән һәркем ревакциналана ала.

Беренче тапкыр вакциналанганнан соң ярты ел үткәч, икенчегә вакциналанырга мөмкин. Ләкин “Спутник V” вакцинасының икенче компонентын ясатуны ревакциналану белән бутарга кирәкми. Беренче тапкыр вакциналанганда да, икенчесендә дә ике компонентны да ясаталар. “Спутник Лайт” белән вакциналанганда гына бер компонент ясала.

Белгечләр әйтүенчә, антитәнчекләр прививкаланган халыкның дүрттән бер өлешендә юкка чыга, тагын ун процентында бик аз кала. Икенчегә вакциналану аларны өстәмә яклау белән тәэмин итәчәк, һәм бу аеруча сәламәтлеге начар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә кирәк. “Процедура үткәннән соң антитәнчекләр саны гына түгел, аларның сыйфаты да яхшырачак. Яңа антитәнчекләр вакцинада булган штаммнан гына түгел, ә башка вариантлардан да саклый алачак”, — дип ышандыра Глобаль вирусологик челтәр үзәге директоры Константин Чумаков.

Беренче чиратта кабат прививка ясату хәвеф төркеменә керүчеләргә кирәк: медицина хезмәткәрләренә, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, аеруча медицина интернатларында яшәүчеләргә, 65 яшьтән кечерәк, ләкин хәвефле авырулардан интегүчеләргә (онкология, бөер авырулары, I һәм II типтагы диабет, ХОБЛ, йөрәк коронар авыруы, йөрәк җитешсезлеге, симерү, туберкулез, инсульт).

Фото: Александр Кряжев / РИА Новости

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: