Әле республика дәваханәләрендә 296 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 207се 60 яшьне үткән.
13 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
4 168 пациент амбулатор дәвалана, аларның 1250се 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 669 кеше ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 301 093.
COVID-19 соңгы тәүлектә янә бер якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 817гә җитте. Аларның 4 908е 60 яшьне узган булган.
Фото: news.myseldon.com