+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 сентябрь 2022, 17:25

Республикада һәр яңа туган бала хәвефле авыруга тикшерү узачак

Башкортстанда яңа туган сабыйларны умыртка мускул атрофиясенә һәм беренчел иммунофицитларга тикшерәчәкләр.

Республикада һәр яңа туган бала хәвефле авыруга тикшерү узачак
Республикада һәр яңа туган бала хәвефле авыруга тикшерү узачак

Тикшерү Уфада Республика медико-генетик үзәге базасында үткәреләчәк.
Республикада пилот проектка старт бирү турында Н. П.Бочков исемендәге медико-генетик фәнни үзәкнең баш табибы академик Сергей Воронин «БИОТЕХМЕД-2022» форумында игълан итте. Үзәк белән республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы арасында тиешле килешүгә кул куелган инде.
Әле Русиянең күпчелек төбәкләрендә киңкүләм неонаталь скрининг бары тик 5 нәселдән булган авыруга гына үткәрелә: фенилкетонурия, адреногениталь синдром, тумыштан бирелгән гипотироидизм, галактоземия һәм кистик фиброз. Бу каты авыруларны симптоматик этапта ачыклау өчен, яңа туган сабыйлардан дөньяга килгәннән соң беренче көннәрдә үкчәләреннән кан алалар.
Хәзер республиканың барлык яңа туган балаларын өстәмә рәвештә умыртка мускул атрофиясенә һәм беренчел иммунодефицитларга тикшерәчәкләр.
Уңышлы дәвалау өчен беренче билгеләрне күрсәткәнче төгәл диагноз кую бик мөһим. Дару препаратлары пациентларга «Круг добра» фонды ярдәмендә булачак.
Башкортстан пилот проектына кушылган сигезенче төбәк булды. Элегрәк ул Рязань, Владимир, Ырынбур, Свердловск өлкәләрендә, Краснодар краенда, Чечен Республикасында һәм Төньяк Осетия-Аланиядә старт алган иде.
Бүгенге көндә үзәктә 108 меңнән артык тикшеренүләр үткәрелгән. Диагноз умыртка мускул атрофиясенең беренче билгеләре башланганчы 15 яңа туган балада расланган.
"Проект безнеке кебек зур төбәк өчен бик мөһим һәм кирәк, — ди Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. - Республикада ел саен 35 меңнән артык бала туа. Умыртка-мускул атрофиясе кебек генетик авыру очрагында алдан күрә белергә кирәк, чөнки авыру тиз үсешә, әкренләп кешенең мускулларын атрофияли. Хәзерге вакытта республикада „Круг добра“ фондыннан кирәкле дару препаратларын алучы һәм Республика балалар дәваханәсе белгечләренең контролендә торучы шундый диагнозлы 42 бала бар".

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: