+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 сентябрь 2022, 15:10

Авырулар белән нәтиҗәле көрәшергә кирәк

Республика Башлыгы Радий Хәбировның чираттагы посты игътибарга лаек.

Авырулар белән нәтиҗәле көрәшергә кирәк
Авырулар белән нәтиҗәле көрәшергә кирәк

“Безнең республикада медицина үсешендә тагын бер мөһим адым - без Стәрлетамакта позитрон-эмиссион томография үзәген ачтык. Соңгы технологияләр табибларга диагностиканы сыйфатлы үткәрергә, неоплазмаларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыкларга һәм авыруларга каршы көрәшнең дөрес тактикасын сайларга мөмкинлек бирәчәк.

Бу - онкологиядә дәвалауны мөмкин кадәр нәтиҗәле итә торган иң төгәл тикшеренүләр. Иң мөһиме - медицина үзәгендәге хезмәтләрне пациентлар мотлак медицина страховкалавы буенча алачак, бушлай.

Башкортстанда беренче ПЭТ-үзәк берничә ел элек Уфада пәйда булды — без илдә беренчеләрдән булып атом-төш медицина технологияләрен үзләштерә башладык. Ул уңышлы эшли һәм бу вакыт эчендә меңләгән кеше коткарылды.

Ике ел элек республиканың икенче зур шәһәрендә, Стәрлетамакта, ПЭТ-үзәк төзү турында «МедИнвестГруп» компаниясенең проекты безнең «Инвестсәгать» аша узды. Инвесторның уртак тырышлыгы һәм республика ярдәме белән Башкортстанның бөтен көньягында яшәүчеләргә сыйфатлы, заманча диагностика күрсәтелә.

Хәзер Башкортстан, Мәскәүдән тыш, Русиянең шундый ике үзәк эшли торган бердәнбер төбәге. Шул ук вакытта без инде перспективаларны уйлыйбыз. «МедИнвестГруп» компаниясе белән Стәрлетамакта нур терапиясе үзәген булдыру турында килештек. Уфада “Росатом” атом-төш медицинасы үзәге төзелешенә керешә, бу проектны без шулай ук «Инвестсәгать”ләребезнең берсендә дә тикшердек. Юнәлешне актив үстерәчәкбез. Бу кирәк һәм бик актуаль. Барыгызга сәламәтлек!” — дип язган республика җитәкчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: