Әле республика дәваханәләрендә 275 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 203 пациент 60 яшьне үткән. 17 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.
4 200 кеше амбулатор дәвалана, аларның 1217се 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 827 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 301 920.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә бер якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 5 818гә җитте. Аларның 4 908е 60 яшьне узган булган.