Пандемия башланганнан бирле төбәктә барлыгы 312,2 мең covid-19 очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 5 820 кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган, шул исәптән 2се - соңгы тәүлектә. Һәлак булучыларның күбесе - 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.
Өйдә 4,2 меңнән артык авыручы дәвалана. Дәваханәләрдә һәм йогышлы госпитальләрдә 270 кеше урнаштырылган, шуларның 189ы — 60 яшьтән узган кешеләр.
3,065 миллионнан артык кеше өчен коронавирус инфекциясенә каршы прививка тулысынча тәмамланган.
фото: башинформ