Әле республика дәваханәләрендә 304 кеше ковид белән көрәшә, аларның 198е 60 яшьне үткән.
13 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
4 314 пациент амбулатор дәвалана, аларның 1297се 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 857 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 304 367.
Соңгы тәүлектә COVID-19 янә ике якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 822гә җитте. Аларның 4 910ы 60 яшьне узган булган.
Фото: pikabu.ru