+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 сентябрь 2022, 10:05

Хәрбиләрнең сәламәтлек торышы — мөһим мәсьәлә

Кичә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин өлешчә мобилизация буенча брифинг барышында медицина комиссияләре эшенә һәм хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның сәламәтлеге торышына кагылышлы мәсьәләләргә җавап бирде.  

Хәрбиләрнең сәламәтлек торышы — мөһим мәсьәлә
Хәрбиләрнең сәламәтлек торышы — мөһим мәсьәлә

— Хәрби комиссариатларда мобилизацияләнүчеләргә кирәкле медицина комиссиясен үткәрү өчен табиблар җитә, - дип билгеләп үтте Айрат Рәхмәтуллин. - Өстәмә рәвештә 600гә якын белгеч җәлеп ителде. Хәрби-табиблык комиссияләре һәр хәрби комиссариат каршында үз эшләрен штат режимында дәвам итә.

Сәламәтлек саклау министры аңлатып узганча, әгәр ир-егет повестка алган вакытта сәламәт булмаса, ул бу хакта үзенең хәрби комиссариатына хәбәр итәргә һәм амбулатор яисә стационар дәвалануны тәмамлагач, повестка буенча килергә тиеш, повестка алган датага аның сәламәтлеге буенча килә алмавын раслаучы медицина документлары булу мотлак. Бу больничный кәгазе, эпикриз яисә амбулатория табибы язмасы булырга мөмкин.

Башкортстан Башлыгы кушуы буенча, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрне йөртүче барлык автобуслар беренче ярдәм медикаментлары белән тәэмин ителгән.

Фото: belpressa.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: