

Әле республика дәваханәләрендә 292 кеге ковид белән көрәшә. Аларның күбесе — өлкән яшьтәгеләр. 14 пациент авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Амбулатор дәваланучылар саны 4,1 мең тирәсе.
Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе янә ике якташыбызның гомерен өзде. Пандемия башыннан алып, корбаннар саны 5 824кә җитте. Аларның 4 910ы 60 яшьне узган булган.
Белгечләр инфекциядән саклануның иң яхшы ысулы вакциналану икәнен искә төшереп тора. Вакциналанганнан соң алты ай үткәч, ревакциналанырга кирәк.
Бүгенге көнгә республикада 3 079 873 кеше коронавирус инфекциясеннән вакциналауны тулысынча төгәлләгән. Бу тиешле халыкның 124 проценты. Үткән тәүлектә генә республиканың 11 401 кешесе коронавирустан прививка ясаткан. Ревакциналанган гражданнар саны 875 меңгә якынлаша.
Табиблар грипптан прививка ясату турында да онытмаска киңәш итә. Бу хәвефле инфекция дә беркая да китмәде.
Фото: spb.mk.ru