+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 Сентября 2022, 13:15

Лаборатор диагностика буенча лицензияләр саны арткан

Быел гыйнвардан сентябрьгә кадәр республика лицензияләренең бердәм реестрында лаборатория диагностикасы буенча эшчәнлек башкаруга лицензиясе булган медицина оешмалары саны 7,3 процентка арткан.  

Лаборатор диагностика буенча лицензияләр саны артканЛаборатор диагностика буенча лицензияләр саны арткан
Лаборатор диагностика буенча лицензияләр саны арткан

Элегерәк теркәлгән 218 медицина оешмасына әлеге эш профиле булган 16 оешма өстәлгән.

- Лаборатория диагностикасы үз үсешенең озын тарихы булган һәм XX гасырда гына тулысынча рәсмиләштерелгән иң мөһим медицина тармагы булып тора, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.

Ул билгеләвенчә, клиник лаборатория диагностикасы сәламәтлек саклау өлкәсенә якынча 70 процент объектив диагностик мәгълүмат күләмен китерә, ул дөрес клиник карар кабул итү һәм дәвалауның нәтиҗәлелеген контрольдә тоту өчен кирәк. Бирелгән һәм яңадан рәсмиләштерелгән лицензияләр санының артуы хәзерге вакытта эшкуарлар өчен уңай шартлар тудырылуы белән бәйле.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=57425

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас