“Этикетны саклагыз. Вируслар авырудан сәламәт кешегә һава-тамчы юлы белән, еш кына төчкерү, йөткерү, сөйләшү вакытында тапшырыла, шуңа күрә кешеләргә бер-берсеннән бераз ераклыкта булырга тәкъдим ителә. Ютәлләү, төчкерү вакытында авызны һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән капларга кирәк, аларны кулланганнан соң ташларга киңәш ителә. Салфетка булмаганда авызны һәм борынны киемнең җиңе белән каплау рөхсәт ителә”, - диелә хәбәрдә.
Инфекция йогу куркынычы булса, сәфәрләрдән һәм кешеләр күп җыелган урыннарга йөрүдән баш тартырга киңәш ителә. Организмның инфекцияләргә каршылык күрсәтүен арттыру өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, ә авыру очрагында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белгечләр аңлатканча, гриппның җиңел формасы вакытында түбәндәге симптомнар була: коры йөткерү, тән температурасы 37-37,5 градуска кадәр күтәрелү, тамак авырту, аппетит начараю, йокы бозылу, гомум хәлсезлек.
Фото: Агентство «Москва