+22 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 сентябрь 2022, 09:45

Бүген ковид янә өч корбанын алды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 317 479га җитте. Тәүлек эчендә янә 895 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Бүген ковид янә өч корбанын алды...Бүген ковид янә өч корбанын алды...
Бүген ковид янә өч корбанын алды...

Әле республика дәваханәләрендә 265 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 195е 60 яшьне үткән. 13 якташыбыз авыр хәлдә.

4356 пациент амбулатор дәвалана, аларның 1294е 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 1003 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 307 028.

Соңгы тәүлектә COVID-19 янә өч якташыбызның гомерен өзде. Шулай итеп, корбаннар саны 5830га җитте. Аларның 4912се 60 яшьне узган булган.

Фото: rabochy-put.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас