Әле республика дәваханәләрендә 273 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 203е 60 яшьне үткән.
9 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
4 533 пациент амбулатор дәвалана, аларның 1360ы 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 706 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы ковидтан 309 216 кеше савыккан.
Тәүлек эчендә үлем очраклары булмаган. Барлыгы COVID-19дан 5 836 кеше вафат булган, аларның 4 913е - 60 яшьтән өлкән.
12 кешегә пневмония диагнозы куелган. 15 кеше пневмониядән савыккан.
Фото: news.myseldon.com