

Соңгы атнада республикада кискен респиратор инфекцияләр белән авыручыларны бераз кимүе күзәтелә. Үткән атнадагы белән чагыштырганда, инфекция расланучылар саны 13,4 процентка кимегән. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә “Роспоребнадзор”ның Башкортстандагы идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте.
Агымдагы елның 39 атнасы эчендә республикада кискен респиратор инфекция белән 34 меңнән артык кеше авырган. Аларның 37,9 проценты — 14 яшькә кадәр балалар. Бу вакыт эчендә коллективта авыручылар 20 процентны узу сәбәпле 8 сыйныф укучылары карантинга киткән.
Уңай нәтиҗәле лаборатор тикшеренүләрнең 99,2 проценты Соvid-19га туры килә. Соңгы атнада коронавирус инфекциясе ачыкланучылар арасында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арткан. Белгеч бу хәлне имин булмаган фараз буларак бәяләде, чөнки бу яшь төркемендә инфекция катлаулылыклар китереп чыгара.
Фото: gazprom.ru