

- Халыкны иммунлаштыру өчен республиканың һәр поликлиникасында прививка кабинетлары эшли. Анда грипптан да, коронавирус инфекциясеннән дә прививка алырга мөмкин, – дип аңлатты Айрат Рәхмәтуллин. - Башкортстанга барлыгы 1,4 миллион доза гриппка каршы вакцина китерелде.
Параллель рәвештә Сovid-19дан вакцина кампаниясен үткәрәләр. Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән тулысынча 3,1 миллион кеше прививка ясаткан. Республиканың сәламәтлек саклау министры билгеләвенчә, Сovid-19ның начар нәтиҗәләрен кисәтү өчен алты ай саен коронавируска каршы прививка ясарга киңәш итәләр. Беренче билгеләр күзәтелү белән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк. Хәл кискен начарланган очракта - ашыгыч ярдәм чакыртырга.
Башкортстан Башлыгы вице-премьер, республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяевка гриппка каршы вакциналау буенча сәнәгать предприятиеләре белән эшне оештырырга кушты.
- Вакциналарның бер өлешен без федераль квота буенча алабыз, ә бер өлешен предприятиеләр үзләре хезмәткәрләр өчен сатып ала, – диде Радий Хәбиров. - Бу “больнычный”ларга түләүгә караганда яхшырак.