+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 октябрь 2022, 12:05

Ковид йоктыручылар 3 процентка кимегән

Республикада соңгы җиде көндә COVID-19 белән авыручылар санының 3 процентка кимүе күзәтелә. Бу хакта Хөкүмәтнең Республика белән идарә итү үзәгендәге оператив киңәшмәсендә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Ковид йоктыручылар 3 процентка кимегәнКовид йоктыручылар 3 процентка кимегән
Ковид йоктыручылар 3 процентка кимегән

Хәзерге вакытта республиканың 320 572 кешесенә "коронавирус" диагнозы куелган. 271 авыру дәваханәдә дәвалана, бу, узган атнадагыга караганда, 25 кешегә күбрәк, тагын 4 522 кеше амбулатор дәвалана.

Сәламәтлек саклау министры чыгышында ковид һәм башка инфекцияләрне кисәтү буенча киңәшләр дә яңгырады:
6 ай саен COVID-19га каршы вакциналанып торырга;
беренче респиратор билгеләр сизелү белән табибка мөрәҗәгать итәргә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә.

60 яшьтән өлкән һәм хроник авырулары булганнарга мондый киңәшләрне үтәү мотлак:
җәмәгать урыннарында битлекләрдә йөрергә;
хроник авыруларны контрольдә тотарга;
COVID-19га һәм гриппка каршы бер компонентлы вакцина ясатырга;
хәл кискен начарланса, тән температурасы 38,5тән дә югарырак күтәрелсә, ашыгыч ярдәм чакыртырга.

Фото: chita.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас