+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 октябрь 2022, 09:45

Начар ишетү уңышка киртә түгел!

20-22 октябрдә Уфада ишетү сәләте бозылган 18-35 яшьлек кешеләр өчен һөнәри осталык буенча DeafSkills II Милли чемпионат узачак.  

Начар ишетү уңышка киртә түгел!Начар ишетү уңышка киртә түгел!
Начар ишетү уңышка киртә түгел!

Чараны Башкортстан Республикасы Президенты грантлары фонды һәм Хөкүмәте ярдәме белән Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте оештыра.

Чемпионатның төп бурычы — саңгырау һәм ишетмәүче кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук һөнәри белем бирү институтын үстерү.

«Саңгырау һәм ишетүе начар булган кешеләр арасында бик күп профессиональ һәм эш сөючән кешеләр бар, алар төрле чараларда зур нәтиҗәләргә ирешә. DeafSkills чемпионатын үткәреп, без аларга үз сәләтләрен ачарга һәм күрсәтергә, потенциаль эш бирүчеләрнең игътибарын аларга җәлеп итәргә һәм, нәтиҗәдә, һөнәри мөмкинлекләрен кулланырга һәм уңышлы эш урыннары табарга ярдәм итәбез», — ди Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте президенты Станислав Иванов.

DeafSkills беренче милли чемпионаты 2021 елның декабрендә Казанда Берләшкән Милләтләр Оешмасының демократия Фондының «Иҗтимагый процессларда катнашу, Русия Федерациясендә ишетү сәләте бозылган яшьләр өчен бәйсезлек һәм эшкә урнашу» социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Анда Русиянең 49 төбәгеннән ишетү буенча 222 инвалид катнашты.

Ярышлар программа тәэминаты, веб-дизайн һәм персонажлар дизайны, фотография, тырнак сервисы, визаж кебек 26 төрле профессиональ компетенция буенча дүрт шәһәр мәйданчыгында узды.

Быел чемпионат программасы киңәя бара. Ул инде 34 компетенция буенча үткәреләчәк. Узган елда тәкъдим ителмәгән яңа юнәлешләр арасында — медицина һәм лаборатория анализы, туризм, клининг, адаптив физкультура һәм башкалар.

Фото: hkptes.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас