+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 октябрь 2022, 09:40

Ковид йөрәкне дә зарарлый...

Коронавирус инфекциясе бераз арткы планга чигенсә дә, ул беркая да китмәде. Кызганычка каршы, көн саен инфекция йоктыру очраклары ачыкланып тора. Авыр хәлдәгеләр дә, вафат булучылар да бар. Сәламәтлек — иң зур байлыгыбыз. Бу хакта без беркайчан да онытырга тиеш түгел.

Ковид йөрәкне дә зарарлый...Ковид йөрәкне дә зарарлый...
Ковид йөрәкне дә зарарлый...

Кыз-кыш айлары ковид белән генә түгел, грипп, ОРВИ кебек сезонлы инфекцияләре белән дә хәвефле. Шуңа бу вакытта сәламәтлеккә аеруча игътибар кирәк. Һава-тамчы юлы белән йогучы авырулардан саклану чаралары гадәти — гигиена таләпләрен үтәү, кеше күп булган урыннардан читләшү, битлек куллану. Болар инде безнең гадәткә керергә тиеш.

Ләкин иң яхшы саклану чарасы — инфекциягә каршы иммунитет булдыру. Моңа бары тик вакциналану ярдәмендә генә ирешеп була. Табиблар COVID-19дан алты ай саен вакциналанып торырга киңәш итә. Грипптан прививка ясатырга да онытмаска кирәк.

- Халыкны иммунлаштыру өчен республиканың һәр поликлиникасында прививка кабинетлары эшли. Анда грипптан да, коронавирус инфекциясеннән дә прививка алырга мөмкин, – дип аңлатты сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин республика Башлыгы үткәргән оператив киңәшмәдә. - Башкортстанга гриппка каршы барлыгы 1,4 миллион доза вакцина китерелде. Республикада әле ковидтан өч миллионнан артык кеше вакциналанган.

Иммунлаштыруның никадәр мөһим булуын аңлау өчен инфекцияләр китереп чыгарган катлаулылыклар турында да белергә кирәк. Без коронавирус инфекциясенең үпкәләрне зарарлавын беләбез. Авыр формада чирләүчеләр сулыш җитмәүдән интегә. Ә бит ковид зыян китергән органнар үпкәләр генә түгел. Мәсәлән, йөрәк мускулына үтеп кереп, ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин. Бу төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерә ала — мускул тукымасында җәрәхәтлә кала, күзәнәкләр үлә.

Вакциналанган кешеләр я бөтенләй авырмый, я инфекцияне җиңел кичерә, аларда хәвефле катлаулылыклар килеп чыкмый. Бу хакта онытмасак иде.

Фото: belornuzhosp.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас