+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 октябрь 2022, 07:00

Күмертауда медицина җиһазлары җитештерә башлаячаклар

Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы «ПРОКВАДРАТ МЕДИКАЛ» җәмгыятен Башкортстанның «Күмертау» алга киткән үсеш территориясе резидентлары реестрына кертте.  

Күмертауда медицина җиһазлары җитештерә башлаячакларКүмертауда медицина җиһазлары җитештерә башлаячаклар
Күмертауда медицина җиһазлары җитештерә башлаячаклар

Компания дәүләт һәм граждан секторларының дәвалау учреждениеләре өчен инъекцияле медицина шприцларының киң номенклатурасын җитештерүне оештыруга 300 миллион сумнан артык инвестицияләргә ниятли.
Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.
- «Күмертау" ның яңа резиденты проектны 2022-28 елларда гамәлгә ашырырга планлаштыра. Җитештерүдә 96 эш урыны булдырылачак. Җитештерелә торган продукция Башкортстан Республикасы медицина учреждениеләренә һәм якын-тирә өлкәләргә турыдан-туры сату юлы белән, онлайн медицина товарлары мәйданчыклары аша, шулай ук предприятие сайты аша сатылачак, - диде Рөстәм Моратов.
Әлеге предприятиедә елына 150 миллион әйбер чыгару планлаштырыла. Акчалата чагылышында производствоның еллык күләме НДС белән 681 600,00 мең сум тәшкил итәчәк.
Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында алдынгы үсеш территориясе резиденты статусы 123 компаниягә бирелде. Инвесторлар төбәк икътисадына якынча 6,5 миллиард сум керткәннәр һәм 4,5 меңнән артык яңа эш урыны булдырганнар.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас