

Әле республика дәваханәләрендә 249 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 174е 60 яшьне үткән.
15 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтыралган.
4 313 пациент амбулатор дәвалана. Аларның 1294е 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 672 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 312 046.
Соңгы тәүлектә COVID-19 янә дүрт якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 846га җитте. Аларның 4 916сы 60 яшьне узган булган.
Фото: shansonline.ru