

Башкортстанда 770 меңнән күбрәк кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Барлыгы 2,4 миллион кешегә прививка ясарга планлаштыралар. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
— Халыкны иммунлаштыру өчен һәр поликлиникада прививка кабинетлары эшли. Анда грипптан да, коронавирус инфекциясеннән дә прививка ясатырга мөмкин, – дип аңлатты Айрат Рәхмәтуллин. — Башкортстанга барлыгы 1,4 миллион доза гриппка каршы вакцина кайтарылды.
Параллель рәвештә Сovid-19дан вакциналау кампаниясен үткәрәләр. Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән тулысынча 3,1 миллион кеше прививка ясаткан. Үткән атнада республикада COVID-19 белән авыручылар санының 3 процентка кимүе теркәлгән.
Сәламәтлек саклау министры чыгышында ковид һәм башка инфекцияләрне кисәтү буенча киңәшләр дә яңгырады:
6 ай саен COVID-19га каршы вакциналанып торырга;
беренче респиратор билгеләр сизелү белән табибка мөрәҗәгать итәргә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә.
60 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга мондый киңәшләрне үтәү мотлак:
җәмәгать урыннарында битлектә йөрергә;
хроник авыруларны контрольдә тотарга;
COVID-19га һәм гриппка каршы бер компонентлы вакцина ясатырга;
хәл кискен начарланса, тән температурасы 38,5тән дә югарырак күтәрелсә, ашыгыч ярдәм чакыртырга.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан идарәсе җитәкчесе Анна Казак билгеләвенчә, агымдагы елның 39 атнасы эчендә республикада кискен респиратор инфекция белән 34 меңнән артык кеше авырган. Аларның 37,9 проценты — 14 яшькә кадәр балалар.
Уңай нәтиҗәле лаборатор тикшеренүләрнең 99,2 проценты Соvid-19га туры килә. Соңгы атнада коронавирус инфекциясе ачыкланучылар арасында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны арткан. Белгеч бу хәлне имин булмаган фараз буларак бәяләде, чөнки бу яшь төркемендә инфекция катлаулылыклар китереп чыгара.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров вице-премьер, республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяевка сәнәгать предприятиеләрендә гриппка каршы вакциналау буенча эшне оештырырга кушты.
Ләйсән Якупова.