-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 октябрь 2022, 12:23

Кайсы витамин ракны кисәтә?

Сез аны кулланасызмы?

Кайсы витамин ракны кисәтә?
Кайсы витамин ракны кисәтә?

Галимнәр гап-гади һәм кыйммәтле булмаган витаминның яман шешне булдырмауда мөһим роль уйнавын ачыклаган.
Ул – Д витамины. АКШ галимнәре тикшеренүләр үткәргән һәм “кояш витамины”ның яман шешләрдән саклау үзенчәлегенә ия булуын раслаган. Бу экваторга якын яшәүчеләрдә онкология авыруларының сирәгрәк булуын да аңлата.
Үткәрелгән тәҗрибә Д витамины кулланучыларда рак метастазалары булу мөмкинлегенең 38 процентка кимүен күрсәткән. Шул ук вакытта аларда авыру барлыкка килү хәвефе 17 процентка кимегән.
Галимнәр кояш сирәк күренгән төбәкләрдә яшәүчеләргә Д витаминын куллануны аеруча киңәш итә.
Д витамины майлы балыкта, йомырка сарысында да күп.

Фото: traveltimes.ru

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас