+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 Октября 2022, 11:49

Янә 411 кешедә коронавирс ачыкланды

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 323 805кә җитте. Тәүлек эчендә янә 411 кешедә инфекция ачыкланды.

Янә 411 кешедә коронавирс ачыкландыЯнә 411 кешедә коронавирс ачыкланды
Янә 411 кешедә коронавирс ачыкланды

Әле республика дәваханәләрендә 259 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 168е 60 яшьне үткән. 16 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

4 122 пациент амбулатор дәвалана. Аларның 1237се 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 442 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 313 572.

Соңгы тәүлектә COVID-19дан үлүчеләр юк.

Фото: tass.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас