Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Азат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
Бүгенге көндә Башкортстанда коронавирус инфекциясенең 324 185 очрагы теркәлгән, бер тәулек эчендә - 380 яңа очрак. Covid-19 таралу коэффициенты – 0,67, Русия буенча - 0,85. Русия Хөкүмәте координация үзәгенең дашборд мәгълүматлары буенча соңгы җиде көндә авыру дәрәҗәсе 7 процентка кимегән.
Йогышлы госпитальләрдә 580 койка җәелдерелгән, ирекле койка фонды 26 процент тәшкил итә.
Вакциналауны тулысынча 3 132 770 кеше тәмамлаган. Ревакциналауны 895 606 кеше үткән, бу планның 63 процентын тәшкил итә.
Хәзерге вакытта республикада 254 пациент стационарларда дәвалана, шул исәптән 60 яшьтән узган 178 кеше. 16 пациент авыр хәлдә, ИВЛга бер кеше тоташтырылган.
Узган тәүлектә 361 кеше савыгып чыккан. Бер пациент үлгән.
Фото: башинформ