+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 октябрь 2022, 12:20

Әллә чигенергә уйлыйсыңмы, ковид?

Башкортстанда коронавирус белән чирләүчеләр саны кими шикелле.

Әллә чигенергә уйлыйсыңмы, ковид?Әллә чигенергә уйлыйсыңмы, ковид?
Әллә чигенергә уйлыйсыңмы, ковид?


Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 326 592га җитте. Тәүлек эчендә янә 319 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 236 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 151е 60 яшьне үткән. 8 якташыбыз авыр хәлдә, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылганнар юк.

3 631 пациент амбулатор дәвалана. Аларның 1089се 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 279 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 316 862.
Соңгы тәүлектә COVID-19дан үлгән кеше юк.

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас