Психик сәламәтлек — ул әле психик авыруның булмавы гына түгел, психологик һәм социаль иминлек тә. Ел саен 10 октябрьдә үткәрелүче Бөтендөнья психик сәламәтлек көне бу тармактагы проблемаларны хәл итүгә, халыкка күбрәк мәгълүмат бирүгә багышлана.
Бүген һәркем көн саен стресс кичереп яши, дисәк, ялгышмабыз. Даими стресс кичерү тормыш шартларын үзгәртә, дөрес карарлар кабул итүгә комачаулый, иртәгәсе көнгә ышанычны җуя. Стресслар хроник форманы алса, психосоматик авырулар да китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә үзеңдә стресска каршы тору сәләте булдырырга, психиканы ныгытырга һәм психик тотрыклылыкны саклап яшәргә өйрәнергә кирәк. Моңа ничек ирешергә? Белгечләр берничә киңәш бирә.
Туклануга игътибар итегез
Безнең нинди ризык белән туклануыбыз физик халәткә дә, психик сәламәтлеккә дә йогынты ясый. Кайбер продуктларны артык куллану (тоз, шикәр, суган, сарымсак, газлы эчемлекләр) организмда гормоннар эшләп чыгаруны арттырырга мөмкин, бу эмоциональ киеренкелеккә, тиз кызып китүчәнлеккә, зарланучан булуга китерә.
Физик активлык мөһим
Физик сәламәтлек психик сәламәтлек белән тыгыз бәйләнгән. Күнегүләр мускулларны гына ныгытмый, файдалы гормоннар — эндорфиннар булдыруга да булыша. Нәтиҗәдә кәеф яхшырып китә. Физик активлык белән ялга дөрес вакыт бүлү мөһим. “Арып егылганда” гына түгел, көн саен бер вакытта йокларга яту мөһим. Көн саен кимендә 15 минут саф һавада йөрү дә бик файдалы.
Үз өстеңдә эшлә
Эмоцияләр белән идарә итәргә өйрәнегез. Бу мөһим фактор. Аның төрле ысуллары бар — йога, медитация яисә дөрес сулыш алу гимнастикасы. Негатив эмоцияләрне күңелдән бушатырга өйрәнегез — кемгәдер сөйләп, язып, кәгазьгә сурәтләп.
Йомшак якларыгызны белегез. Бу стресстан читләшергә ярдәм итәр. Тормышта нинди хәл, эш, гамәл сезне аеруча борчылырга мәҗбүр итүен аңлагыз һәм бу хәлдән, ул хакта уйлардан читләшергә тырышыгыз.
Негатив фикерләүне позитивка алыштырыгыз. Көн саен негатив мәгълүмат җыюдан, зарланудан, тәнкыйтьләүдән туктагыз. Гап-гади матурлыкны, шатлыкны күрергә өйрәнегез. Ял көненә, матур табигать күренешенә, бала елмаюына...
Сәләтләрегезне үстерегез. Нәрсә яратасыз, нәрсә килеп чыга, нәрсә сезгә кызык — шуның белән шөгыльләнергә вакыт табыгыз.
Башкаларны шатландырыгыз! Кеше бәхетенең сәбәпчесе булуыңны күрү, аңлау күңелне күтәрми калмас!
Психологлар киңәш итә
* Куркуның төп сәбәпчесе — билгесез киләчәктән курку. Күпчелек кешеләр күңелендә вакыйгаларның куркыныч сценарий буенча гына үсешәчәген күрә. Болай итмәскә тырышырга, киләчәкне фаразламый, бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Алдагысын беребез дә белми бит.
* Курку кешене гадәти тормыш ритмыннан чыгара, ул башкарырга тиешле мөһим эшләрен дә онытырга, уйлары эчендә генә яши башларга мөмкин. Моны булдырмас өчен көн саен көндәлек эшләр планы төзегез (күңелдән генә дә ярый) һәм шуларны башкаруга барлык игътибарыгызны юнәлтегез.
* Компьютер, телефоннардан башны күтәреп, кәгазь-дәфтәр барлыгын исегезгә төшерегез. Кулга ручка алып, уйларыгызны, фикерләрегезне, ни өчен куркуыгызның сәбәбен язып карагыз. Көндәлек алып барсагыз да була.
* Үзегезгә иң курыккан соравыгызны биреп (язып), аңа мөмкин булган барлык җавап вариантларын әйтеп (язып) чыгыгыз.
Киләчәкнең мөмкин булган барлык вариантларын “күрә” алгач, кеше бераз тынычланырга тиеш, дип ышандыра белгечләр. Психологларның һәрвакыт кирәк булган иң мөһим киңәшен дә онытмыйк: “Хәлне үзгәртеп булмый икән, аңа карашны үзгәртергә кирәк”.