+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 октябрь 2022, 10:55

Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!

Яңа коронавирус инфекциясе белән гомум хәл тотрыклануга карамастан, Covid-19 белән авыручылар бар әле. Бу хакта телеграм-каналда Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итә.

Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!
Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!

"Көз көне коронавирус очракларының фаразланган артуы сезонлы авырулар һәм иммунитетның гомум кимүе белән бәйле. Инфекция таралмасын өчен халыкка прививка ясарга кирәк, - дип билгеләп үтте министр. - Вакциналау кеше сәламәтлеген саклауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып кала, ә барлыкка килгән иммунитет Башкортстан халкының сәламәтлегенә гарантия булып тора".

Айрат Рәхмәтуллин республика поликлиникаларында вакциналау кабинетларының көн саен эшләвен искәртте. Аларга язылу, яки чират тәртибе буенча кереп була. Министр, вакцина республикага җитәрлек күләмдә килә, дип өстәде.

Элегрәк «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы Башкортстан буенча "Роспотребнадзор" идарәсе җитәкчесе Анна Казакка сылтама белән хәбәр иткәнчә, Башкортстанда Covid-19 авыруы көзге айларда көчәергә мөмкин.

Вакциналануны онытмыйк, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас