+19 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 октябрь 2022, 10:45

Көзге чәйләр чирләрне якын да китермәс!

Ә сез аларны әзерли беләсезме?  

Көзге чәйләр чирләрне якын да китермәс!
Көзге чәйләр чирләрне якын да китермәс!

Салкын тию кебек авыруларның беренче билгеләре сизелү белән мондый чәй әзерләгез:
Ярты стакан төелгән кура җиләгенә бер кашык вакланган кура җиләге яфрагы, ике калак бөтнек, бер калак юкә чәчкәсе, өч калак яшел чәй кушыгыз һәм өстенә ярты литр кайнап чыккан су коегыз. Ябып, тастымал белән төреп куегыз һәм 15 минут төнәтегез.

Авырудан соң тизрәк тернәкләнергә мондый чәй ярдәм итәр:
Ярты стакан төелгән мүк җиләгенә вак итеп туралган бер алма, өч калак кара чәй кушып, өстенә кайнап чыккан су коегез һәм ун минут төнәтегез. Эчәр алдыннан бал белән лимон кушыгыз.

Тирә-якта барысы да томаулап, төчкереп йөриме? Чирләмәс өчен мондый чәй әзерләгез:
Ярты стакан төелгән баланга өч калак кара чәй, ике калак мәтрүшкә кушып, өстенә кайнап чыккан су коегыз һәм ун минут өнәтегез. Шикәр, бал, лимон кушарга була.

Ә сез кышкылыкка үләннәр, җимешләр әзерләп куйдыгызмы? Нинди төнәтмәләр әзерлисез?

Фото: oir.mobi

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: