

Хәзерге вакытта стационарда 222 пациент дәвалана, шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәк 155 кеше. 9 пациент авыр хәлдә, бер кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган.
Амбулатор дәвалауны 3546 кеше уза, 1065е – өлкән яшьтәге кешеләр. Узган тәүлек эчендә 413 кеше савыккан, аларны өйләренә озатканнар.
Тәүлек эчендә 3 пациент вафат булган.
Башкортстанда узган тәүлектә 8 699 кеше вакциналанган.
Республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 3 364 930 кешегә - беренче прививка ясалган, 3 161 038 кеше тулысынча вакциналанган.
Фото: www.bashinform