Компания медицина шприцлары һәм башка медицина приборлары өчен бер тапкыр кулланыла торган инъекцияле энәләр җитештерүне оештыруга 300 миллион сумнан артык акча инвестицияләргә ниятли.
- Русиянең инъекцияле энәләр базарында импортка юнәлешле модель формалашты. Бүген базарның зур өлешен чит ил җитештерүчеләре продукциясе тәшкил итә. Инвестицион проектны гамәлгә ашыру Русия предприятиеләрен һәм оешмаларын сыйфатлы медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүгә ярдәм итәчәк. Бу медицина сәнәгате үсешенә яхшы этәргеч бирәчәк һәм импортны алыштыру кысаларында җитештерүне локальләштерергә мөмкинлек бирәчәк, – дип белдерде икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Резидент проектны 2022-30 елларда тормышка ашырырга уйлый. Җитештерүдә 57 эш урыны булдырылачак. Җитештерелүче продукция Башкортстан медицина учреждениеләренә һәм якын-тирә төбәкләргә турыдан-туры сату юлы белән, онлайн-медицина товарлары мәйданчыклары аша, шулай ук предприятие сайты аша сатылачак.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте