+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 октябрь 2022, 05:35

Тычкан чире йоктырудан сак булыгыз!

Башкортстанда геморрагик бизгәк белән авыручылар саны арта.

Тычкан чире йоктырудан сак булыгыз!Тычкан чире йоктырудан сак булыгыз!
Тычкан чире йоктырудан сак булыгыз!
Безнең республика элек-электән бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыру очраклары буенча илнең иң хәвефле төбәкләре исәбенә керә. Халык телендә бу авыруны еш кына “тычкан бизгәге” дип тә атыйлар. Сәбәбе — Башкортстан урманнары бай булган юкәләрдә. Куркыныч вирусны төп таратучылар булган кыр тычканнары өчен юкә орлыклары — иң яраткан ризык. Тычканнар үзләре авыруның бернинди билгеләрен дә сизми, шуңа күрә аны бер-берсенә тиз йоктыралар, ә инде кеше зарарланган тычкан йөгергән үләнне авызына капса, яки кимерүчеләр бәдрәф оештырган урында идән себерсә, вирус хәтта тузан бөртеге белән дә организмга эләгә һәм җимергеч эшенә керешә.
Җылы кыш, коры җәй, чүп-чар белән тулы баклар — тычканнар өчен иң уңайлы мохит, алар тизрәк үрчи һәм кешеләрне ешрак зарарлый башлый. Быел республикада тычкан бизгәге белән мең ярымнан артык кеше авырган да инде, бу узган елдагы күрсәткечтән 8,5 (!) тапкыр күбрәк: өч кеше үлгән, алар барысы да медицина ярдәме сорап соң мөрәҗәгать иткән һәм, өстәвенә, коронавирус та йоктырган.

Һәр өченче авыру — Уфадан

Еш кына тычкан бизгәге белән 20-50 яшьлек ир-егетләр авырый (нәкъ алар, авыру үтеп китәр, дип, табибларга сирәгрәк мөрә­җәгать итә). Нигездә, болар — авыл хезмәт­чәннәре, балык тотарга һәм ауга йөрергә яратучылар. Тычкан бизгәгенә гадәттәгедән ешрак юлыга торган төбәкләр дә бар, болар — Краснокама, Тәтешле, Аскын, Благовещен, Нуриман районнары.
Хәвеф зонасына, шулай ук, Уфа һәм аның тирә-юне дә керә. Монда парклар, урманнар, кимерүчеләр яратып өлгергән чүп­лекләр күп, шуңа күрә мегаполиста да тычкан бизгәген эләктерергә бик мөмкин. Өстәвенә, күпләр тычкан бизгәген җәен генә йоктырырга мөмкин дип саный. Алай түгел! Хәтта зәмһәрир салкыннарда да кимерүчеләр үлми, ә күпкатлы җылы йортларга күчә һәм анда үзләрен бик яхшы хис итә. “Роспотребнадзор” мәгълүмат­ларына караганда, быел тычкан бизгәге белән 1600 авыру очрагының 600е Уфада теркәлгән.

Нинди хәвеф белән яный?

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк — кан тамырларын зарарлаучы кискен инфекция. Нигездә, бу чир бөерләрне зарарлый, әмма пациентның бавыры, үпкәсе, эчәге, баш мие дә зыян күрергә мөмкин. Бу — үлем куркынычы белән янаучы бик мәкерле авыру. Ул шуның белән дә мәкерле, аны тиз генә ачыклап булмый.
Тычкан бизгәгенең беренче симптомнарын салкын тию, яки грипп белән бутарга бик җиңел: температура күтәрелә, күзләр кызара, арыганлык һәм баш авырту күзәтелә. Бер-ике көннән соң температура төшә, авыру хәле яхшыра дип уйлый башлый, ә вирус, киресенчә, көчәеп кенә килә: авыру зур тизлектә үсә башлый.
Вакытында табибка мөрәҗәгать итмәгән очракта, аның нәтиҗәләре коточкыч булачак. Шуңа күрә һәрвакыт шуны истә тоту мөһим: үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый! Табиблар гына дөрес диагноз куя һәм тиешле дәвалау билгели ала. Авыруны аздырмаган очракта, аны уңышлы дәваларга мөмкин.

Ничек сакланырга?

Кызганычка каршы, тычкан бизгәгеннән прививка юк. Бер тапкыр бу куркыныч авыруны кичергән кешедә генә иммунитет барлыкка килә. Калганнарга гадәти саклык чараларын үтәү ярдәм итәчәк.
Беренчедән, кимерүчеләргә каршы көрәш алып барырга, бакчада да, йортта да аларның барлыкка килүенә, үрчүенә юл куймаска кирәк. Бу эштә песиләр дә, капканнар да, агулар да ярдәм итәчәк.
Икенчедән, бакчаны җыештырганда перчаткалар һәм респиратор киегез. Себерке кулланмаска тырышыгыз, йортны хлоркалы су белән юу яхшырак, вируска салкыннар куркыныч түгел, ә менә хлорка аны юк итә.
Өченчедән, азык-төлекне кимерүчеләрдән яхшылап саклагыз, ашар һәм тәмәке тартыр алдыннан кулларыгызны юыгыз, аларны кар белән ышкымагыз һәм юылмаган җиләк ашамагыз.
Дүртенчедән, участокта чүплек булдырмагыз. Урманга походтан соң кулларны һәм битне мотлак сабынлап юыгыз.
Кимерүчеләр күпкатлы йортта үрчегән икән, биредә яшәүчеләр идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Торак идарәсенең бу очракта биналарны химик эшкәртүгә махсуслашкан оешма белән килешүе бар, алар йортта кимерүчеләргә каршы тиешле чаралар күрергә бурычлы.

Билгеләре

– югары температура (41 градуска кадәр)
– баш авырту
– буыннар һәм мускуллар сызлау
– күзләр ялкынсыну һәм күрү сәләте начарлану
– күкрәккә һәм муенга тимгелләр чыгу
– күңел болгану һәм косу
– бил авырту

Кагыйдәләрне төгәл үтәгез

* Походларда печән, салам өемнәрендә йокламагыз, табигатьтә мондый “фото­сес­сияләр” үткәрмәгез.
* Бакчага килгәннән соң, хәтта анда бер атна гына булмасагыз да, бүлмәләрне җил­ләтеп, юеш чүпрәк белән җыештырыгыз.
* Тәртип урнаштырганда резина перчаткалар, респиратор, эш киемен кулланыгыз. Җыештырган вакытта ашамагыз.
* Кайнаган су эчегез, ризыкны киме­рүчеләр үтеп керәлмәслек урыннарда саклагыз.
* Нарат күркәләре, гербарий өчен яфраклар җыйганда аларны антисептик белән эшкәртегез.
Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас