

Республикада коронавирус корбаннары саны 5 873кә җитте.
Бер тәүлектә янә 312 кешедә инфекция ачыкланган. Пандемия башыннан алып, Башкортстанда барлыгы 327 536 кешедә коронавирус расланды.
Әле республика дәваханәләрендә 225 пациент ковид белән көрәшә, 3 538 пациент амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 304 кеше савыккан. Барлыгы республикада 317 900 кеше бу инфекцияне җиңде.
Күренүенчә, республикада көн саен ачыкланучы яңа очракларның бераз гына кимүе күзәтелсә дә (көн саен бер-ике кешегә кимрәк), һәр көн диярлек ковид корбаннары исемлеге тулылана бара. Мәсәлән, 18 октябрьдә өч якташыбыз ковидтан савыга алмады, 19 октябрьдә дүрт якташыбыз вафат булды.
Вакциналану һәм ревакциналану коронавирус инфекциясенең начар нәтиҗәләреннән саклануның иң яхшы чарасы булып кала бирә.
Прививка ярдәмендә инфекциягә каршы иммунитет булдыру — авырудан саклануның иң ышанычлы ысулы, моны онытмаска кирәк.
Вакциналау ирекле рәвештә үткәрелә һәм ул каршылыклар булмаганда гына ясала.
Куркыныч инфекциядән саклану максаты белән вакциналанырга теләгән һәркем яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Иммунитет ныклы булсын өчен табиблар алты ай саен ревакциналанып торырга киңәш итә. Коронавирус инфекциясе кичереп, савыкканнан соң, башкача чирләмәс өчен, ярты елдан прививка ясатырга кирәк.
Фото: big-rostov.ru