

Бөтен Русиядән бирегә пациентларны да кабул итүче, кирәкле ярдәмне дә күрсәтүче, урындагы медиклар өчен фәнни-гамәли конференцияләр оештыручы югары класслы белгечләр килә.
Кызык, элегерәк медицина ярдәме һәм Запорожьедагы күп тикшеренүләр күбесенчә түләүле һәм, күп кешеләр өчен мөмкин түгел иде. Хәзер исә Запорожье өлкәсендә медицина түләүсез генә түгел, югары технологияле дә булачак.
Аерым алганда, монда дарулар һәм җиһазлар җитми башлаган. Табиб-кардиолог Виктор Курьянов сүзләренә караганда, Мелитопольгә Алмазов исемендәге фәнни-медицина үзәгеннән килгән медиклар төркеме җитәкчесе, кадиолог Виктор Курьянов әйтүенчә, бу шәһәр дәваханәсе базасында ангиографлы кан тамырлары үзәген ясау планлаштырыла.
- Әлегә тикшерүләрнең бер өлеше Бердянскида үткәрелә, - дип аңлата Виктор. - Тик нигездә Мелитопольдә тикшерүләр узачак, чөнки бу өлкәнең географик үзәге дә, монда ихтыяҗ да зур. Без дәвалау эшен алып барабыз, амбулатор һәм стационар консультацияләр, югары технологияле операцияләр ясыйбыз. Уфа табиблары да актив эшли һәм процесста катнаша. Күп пациентлар ярдәм алды инде, күп кенә кешеләрне федераль үзәкләргә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә җибәрү планлаштырыла. Беренчел сайлап алу үткәрелде инде.
Моннан тыш, телемедицина хезмәте җайга салынды.
Еш кына урындагы халык үзләренә ярдәмнең бушлай булуына гаҗәпләнә.
- Русия медицинасы, нигездә, бушлай дигән сүз. Кыйммәтле тикшеренү ысуллары һәркем өчен мөмкин булырга тиеш. Шул исәптән аз керемле кешеләр өчен дә, пенсионерлар өчен дә, - дип саный Виктор.
Бу хакта тулырак: mgazeta.com