+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 октябрь 2022, 18:03

COVID-19 белән бәйле чикләүләр бетерелә

Кемнәр өчен һәм кайсы чикләүләр?

COVID-19 белән бәйле чикләүләр бетереләCOVID-19 белән бәйле чикләүләр бетерелә
COVID-19 белән бәйле чикләүләр бетерелә

Русия 21 октябрьдән COVID-19 таралу белән бәйле рәвештә кертелгән ил чиген узу буенча чикләүләрне бетерә, дип хәбәр итәләр оператив штабтан.

Яңа кагыйдә буенча, русиялеләргә чит илдән кайтканда "Дәүләт хезмәтләре" сайтына COVID-19га ПЦР-тест нәтиҗәләрен, вакциналау һәм авыру кичерү турындагы сертификатларын җибәрү кирәкмәячәк.

Чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган кешеләргә хәзер Русия территориясенә кергәндә махсус анкета тутыру да җитә. Элегрәк аларга ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсен юлларга кирәк иде.

Фото: radiosputnik.ria.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас