

Быел чемпионатта компетенцияләр һәм катнашучылар саны арткан, ул 34 компетенция буенча уздырыла, анда 500дән артык кеше катнаша.
Уфага 45 төбәктән катнашучылар җыелды. Чемпионатның максаты — ишетү сәләте начар булган яшьләрнең һөнәри осталыкларын үстерү һәм күрсәтү, ишетмәүче яшьләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итү, саңгыраулык һәм ишетү сәләтенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
Чараны оештыручылар — Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды һәм Хөкүмәте ярдәме белән Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте, проектның төбәк операторы —Башкортстанның Һөнәри әзерлек үзәге.
Бүген чемпионат кысаларында ВДНХ мәйданчыкларында эш кайный. Яшьләр сәләтләрен күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша, эш бирүчеләр белән таныша.